erid:2VtzquqpS7d
Яңалыклар

Казанда ноябрь бәйрәмнәрендә машина кую урыннары өчен түләү алынмаячак

Халыклар бердәмлеге көне һәм Татарстан Республикасы Конституциясе көне уңаеннан Казанның муниципаль парковкаларында автомобильләрне бушлай калдырырга мөмкин булачак.

 

Казанда 4 һәм 6 ноябрьдә муниципаль парковкалардан түләүсез файдаланырга мөмкин. Бу көннәрдә шәһәр халкы һәм башкала кунаклары автомобильләрен махсус парковка урыннарында бушлай калдыра алачак.

Исегезгә төшерәбез: Казанда ял һәм рәсми бәйрәм көннәрендә муниципаль парковкалар өчен түләү алынмый. Гадәти эш көннәрендә исә парковка өчен 8:00 сәгатьтән 19:00 сәгатькә кадәр түләргә кирәк.

 


Арча хәбәрләре

Нет комментариев