erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Казанның берничә мәктәбенә шартлаткыч куелу турында хәбәр килгән

Полиция хезмәткәрләре һәрбер хәбәрне җентекләп тикшерә.

Казанның берьюлы берничә мәктәбенә шартлаткыч кую турында аноним хәбәрләр алынган. Шәһәрдә яшәүчеләр дә социаль челтәрләрдә мәктәпләр тирәсендә полиция хезмәткәрләренең күренүе турында яза. Кешеләрдән тыныч булу сорала: алынган һәр хәбәр җентекләп тикшерелә, дип хәбәр итә Казан мэриясе.
Мэриянең матбугат хезмәтендә билгеләп үтелгәнчә, балаларның әти-әниләрен кирәкмәгәнгә борчуга салмас өчен, мондый шалтыратуларның тәгаен генә кайсы мәктәпләргә алынуы турында әлегә әйтелмәячәк.

“Шуны аңларга кирәк: социаль челтәрләр, шартлаткыч куелу турында имеш-мимешләр таратып, мондый очракларның үсүен генә китереп чыгара. Моның ише хәбәрләр балаларны шул кирәкмәс гамәлләргә котыртуга гына китерә. Кайвакыт аларга контроль эшне кичектерү яки үзләренә ял ясауның җиңел ысулы кебек кенә тоела бу”, – диелә матбугат хезмәте хәбәрендә.

Шулай ук мондый гамәлләр өчен җәза чаралары турында да искә төшерелгән. Мәсәлән, балаларның әти-әниләренә зур штрафлар яки баланы учетка кую яный.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев