erid:2VtzquqpS7d
Кемнәр илле яшьтән пенсиягә чыга ала?
Яңалыклар

Кемнәр илле яшьтән пенсиягә чыга ала?

Төп шарт — иминият стажы 15 елдан ким булмаска тиеш.

 

Россия Пенсия фонды күп балалы аналарга алдан пенсиягә чыгу ысулы турында искәртте. Бу турыда «Челнинские известия» хәбәр итте.

Биш яки аннан да күбрәк бала үстерүче хатыннар 50 яшьтә пенсиягә чыга ала. Өч бала булса, 57 яшьтә, дүрт бала булса 56 яшьтә. Бөтен өч очракта да төп шарт — иминият стажы 15 елдан ким булмаска тиеш.

Стажы 37 елдан да ким булмаган хатын-кызлар, стажы 42 елдан да ким булмаган ир-атлар пенсиягә ике елга алданрак чыга ала. Ләкин хатын-кызлар 55 яшьтән, ир-атлар 60 яшьтән узган булырга тиеш. 

Чыганак: https://intertat.tatar/news/questions_answers/23-01-2022/kemn-r-ille-yasht-n-pensiyag-chyga-ala-5847781

 http://atnya-rt.ru/news/khbrlr/kemnr-ille-yashtn-pensiyag-chyga-ala

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Нет комментариев