erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Күзләрне ничек сакларга?

Күрү сәләтен мөмкин кадәр алданрак саклый башларга кирәк. Офтальмологлар академиясе (Америка менә мондый ысуллар тәкъдим итә:

* Ультрафиолет катарактага китерүгә сәләтле. УФ-нурлардан саклаучы кояш күзлекләре кию кирәк.

*Тәмәкене ташлагыз. Тартучыларда бик еш макуляр дегенерация күзәтелә.

* Ризыклануга килгәндә, туклануда төрлелек булсын. Өстәлдә кишер генә түгел, ә төрле яшелчәләр даими булырга тиеш.

*Хәтта бик яхшы күрсәгез дә, 40 яшьтән соң күзләрегезне ел саен тикшертә башлагыз. Беренче хәвефле билгеләр нәкъ шул яшьтә барлыкка килә.

*Күз табибына баруны сузмагыз. Шул ук катарактаны да, әгәр иртәрәк тотып алганда, дәваларга мөмкин.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

* Ремонт яки башка чаралар вакытында, спорт белән шөгыльләнгәндә, күзләрне травма алудан саклау өчен, саклаучы күзлекләр кию кирәк.

*Нәселегездә нинди күз авырулары булуы турында белешегез. Бәлки, сезгә күзләрегезне иртәрәк тә табибта тикшертү кирәктер.

   Һәр кеше үзенең саулыгын, атап әйткәндә, кан басымын, кандагы шикәр күләмен һ.б. белергә, кирәк икән дәвалау чараларын күрергә бурычлы. Шулай иткәндә күзлек өчен рецепт алуны һәм күзлек киюне озайлы вакытка кичектереп тору мөмкин булыр. Хәвефле чирләргә дә киртә куелыр.

https://omet-rb.com/articles/s-lam-tlek/2024-06-07/koyashly-y-itte-k-zl-rne-nichek-saklarga-3801868

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев