erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

"Кыргый этләр тәмам аздылар": Яшел Үзәндә 200дән артык каз бәбкәсен буып ташлаганнар

Яшел Үзән районының Норлат авылында Миләүшә һәм Юныс Газыймҗановларның 200дән артык каз бәбкәсен кыргый этләр буып ташлаган. Каз бәбкәләрен алдагы көнне сатып алып кайткан гына булганнар. 

 

Газыймҗановлар ел да йөздән артык каз бәбкәсе алып үстерәләр икән. Алдагы көнне генә Кайбычка барып, җитмеш мең сумга ике йөздән артык бер айлык бәбкә алганнар. 
– Чыгасы мал булгандыр инде, шуларны исән-сау үстереп җиткерә алмадылар. Бакчага махсус бассейн да әзерләп куйдылар. Алар беркая да чыкмый, территория койма белән әйләндереп алынган. Элек мондый хәл булганы юк иде. Бик кызганыч хәл, әнигә бигрәк тә авыр, көне шулар белән юанып үтә иде, – дип сөйләде кызлары Илсинә. 
Кыргый этләр сарайга иртәнге сәгать дүрт-биш тирәсендә үтеп кергән. Йорт хуҗалары да шул вакытта, каз бәбкәләрен карап керик әле, дип чыккан булган. Карасалар, сарайда өч эт барысын да диярлек буып ташлаган. Кайсы башсыз, кайсы аяксыз ята, эчләре актарылып чыккан ди. Этләр дә шунда булган, күзгә карап тик торалар икән. Петардалар шартлатып куркытып та караганнар, көчкә котылганнар шулардан. Берсе ана эт булган, калган икесе авылның башка чатында йөри торган урам этләре. 
– Узган атнада гына шул ике сары эт башлангыч сыйныфта укыган бер кызны тешләгән. Балаларга ташланганын күреп, ирем дә берничә тапкыр куып җибәргән булган аларны. Бу кыргый этләр тәмам аздылар. Авыл җирлеге башлыгына да әйтеп карадык, районга заявка бирәбез, аларны үтерергә ярамый бит, дип әйтәләр. Этләр көндез тагын бер кат килеп киткән. Тагын куып җибәргәннәр. Бер-ике атна элек күршеләрнең ике тавыгын буганнар. Моны әниләр үзләре күреп калган. Әнигә кичә бигрәк тә авыр булды, кан басымнары күтәрелде. Кеше баласын атып та үтерәләр, бер нишләп булмый инде дип тә юата үзен аннары. Башка югалтулар була күрмәсен, – ди Илсинә.

 

Реклама

 

Тулырак: http://shahrikazan.ru/news/yazmalar/kyrgyy-etlr-tmam-azdylar-yashel-znd-etlr-200dn-artyk-kaz-bbksen-buyp-tashlagan

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре