erid:2VtzquqpS7d
Яңалыклар

«Лада» йөртүчесе һәм пассажиры ТР трассасында йөк машинасы белән бәрелешүдә һәлак булган

Бүген Кузайкино-Норлат трассасының 400 нче чакрымында 12 нче модельле «Лада» автомобиле йөртүчесе каршы якка чыккан һәм йөк машинасы белән бәрелешкән.

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә җиңел машина йөртүчесе һәм пассажиры һәлак булган.

Юл-транспорт һәлакәте урынына барлык хәлләрне ачыклау өчен Чирмешән районы прокуроры Илдар Солтанов килгән. Тикшерү бара

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Нет комментариев