erid:2VtzquqpS7d
ЛДПР җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы билгеләнгән
Яңалыклар

ЛДПР җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы билгеләнгән

ЛДПР фракциясе җитәкчесе вазыйфаларын вакытлыча башкаручы итеп Дәүләт Думасының Халыкара эшләр комитеты рәисе Леонид Слуцкий билгеләнгән. Бу хакта ТАСС яза ("Ватаным Татарстан").

 

“Матәм чараларын оештыру чорында ЛДПР фракциясе җитәкчесе вазыйфаларын вакытлыча башкаручы итеп Леонид Эдуардович Слуцкий билгеләнде”, – дип белдерелгән ТАСС хәбәрчесенә партиядән.

Фракция оештыру һәм кадрлар мәсьәләләрен хәл итүне әлегә туктатып торган.

Исегезгә төшерәбез: ЛДПР лидеры Владимир Жириновский бүген 76 нчы яшендә вафат булды. Аның вафаты турында Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин хәбәр итте.

“РИА Новости” мәгълүматларына караганда, Жириновский туганнары янына – Мәскәүнең Троекуровское зиратында җирләнәчәк.


Нет комментариев