erid:2VtzquqpS7d
Легендар җырчы Эмиль Җәләлетдинов вафат
Яңалыклар

Легендар җырчы Эмиль Җәләлетдинов вафат

Халык артисты Эмиль Җәләлетдинов белән хушлашу мәрасиме иртәгә, 20 мартта, 12:00 сәгатьтә Казанның Мәрҗәни мәчетендә узачак.

Бүген, 19 март көнне, легендар җырчы, үзенең бөтен иҗат эшчәнлеген, барлык талантын классик музыка сәнгатен үстерүгә һәм популярлаштыруга багышлаган күренекле шәхес, Россиянең атказанган һәм Татарстанның халык артисты Эмиль Усман улы Җәләлетдинов арабыздан мәңгелеккә китте. Бу хакта Филармониянең матбугат хезмәте хәбәр итә.
 
Халык артисты Эмиль Җәләлетдинов белән хушлашу мәрасиме иртәгә, 20 мартта, 12:00 сәгатьтә Казанның Мәрҗәни мәчетендә узачак. 

Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе коллективы мәрхүмнең туганнарының, якыннарының тирән кайгысын уртаклаша.

https://tatar-inform.tatar/news/legendar-yrcy-emil-alaletdinov-vafat-5868494


Нет комментариев