erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Лилия Хәмитова: «Винарисның андый уе барлыгын белмәдем дә»

Март аенда Лилия Хәмитова юл фаҗигасенә юлыккан иде. Арчага сайлауларга кайткач, улы Әмирнең машинасында, ягъни Хундай Греттада аңа чатта Киа Спортейж машинасы килеп бәрелә.

Йөртүче ягындагы ике ишек, фаралар, “крыло” – нык кына янчелеп, җырчының кәефен төшерсә дә, үзенең зыян күрмәве сөендерә.

– Берьюлы ике машинаны бәрдереп китте әле ул, минем артта торган Форд машинасы да зыян күрде. Үзебезгә зыян килмәсә дә стресс дигәне озакка барды, әле генә аруланып киләм, гел өскә машина килеп менәр төсле. Әлегә ул машина гаражда тора. Заказ бирдек, бер ишекнең бәясе генә дә 55 мең сум. Ике ишек кенә дә 110 мең сумга төшә. Әле крыло, яңа фаралар кирәк. Безнең очракта страховка акчасын каршы як түли, тик акчасы гына машинаны төзекләндерергә җитәрлек түгел... – ди Лилия.   

Борчудан соң шатлык килүе хак. Берничә атна элек кенә Лилиягә ире Винарис өр-яңа машина бүләк итте! Куанычларын без дә уртаклаштык.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Винарисның андый уе барлыгын белмәдем дә. Ике көн кала гына серен чиште. Чаллыда “Күңел” радиосының концертында катнашканда мәгълүм бер кибет элемтәгә чыккан, бер машинасына реклама ясарга үтенгән. Сүз арасында гына әйтеп үттек. Шуның белән онытылды да. Күрәсең алар Винариска бик отышлы тәкъдим ясаганнар, 4 миллионлык машинаны безгә сатканда 300 мең сум скидка, сигнализация һәм тагын шактый гына бүләкләр ясадылар. Винариска бик рәхмәтле мин. Хисләремне әйтеп аңлатырлык түгел. Чынлап та бәхетле хатын итте ул мине! Ничә ел механикада йөреп интеккәнмен икән, автомат машинада йөрүләре – җан рәхәте! Исән-сау йөрергә язсын, – ди җырчы.  

Лилия Хәмитова юлында гел яшел утлар гына янсын. Ә менә гаражда торган машинаны исә җиңеллек белән төзекләндерсеннәр.   Тулырак: https://matbugat.ru/news/?id=43964

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X