erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Миләүшә сторисларында ник елаган? Сәбәбе ачыкланды!

Бүген иртән Миләүшә Сабирова сторисларында елап алды. «Туганнарым белгән. Миңа әйтмәгәннәр», - диде дә, сторис өзелде ("Сәхнә", А.Галимова).

Без хәзер баш ватабыз бит инде, дәвамы юк та, юк. Берничә сәгатьтән интернет киңлекләрендә ире Данирның хәбәре күренде. Баксаң, ул Миләүшәгә сюрприз әзерләгән, бүген алар Миләүшәнең мәхәббәте булган Истанбул шәһәренә оча. Алдан фотограф кызлар белән «килешенгән», янәсе, алар Миләүшәне Казан Экспога (аэропортка якын урын) фотосессиягә чакыра. Миләүшә экспога килә, беркем юк, телефонны алмыйлар... Шулвакыт горизонтта Данир пәйда була һәм сюрпризы турында хәбәр итә – алар Төркиягә очачак. «Фотосессия, әлбәттә, булачак, тик Төркиядә», – ди хатынын сөендергән ир. Миләүшәнең күз яшьләре дә шул шатлыктан булган икән. Кичә Пирамида сәхнәсендә гөрләтеп туган көн уздырганнан соң, менә дигән сәфәр! Афәрин, Данир. Күңелле яллар!

Фото социал челтәрләрдән

Тулырак: http://www.sahne.ru/news/xeberler/milsh-storislarynda-nik-elagan-sbbe-achyklandy

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре