Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов Пенза өлкәсенең Кече Труев авылында узган XVI Бөтенроссия авыл Сабантуенда катнашуы турында сөйләде.
Макстагы үз постында ул билгеләп үткәнчә, бәйрәм хуҗалары – күптәнге һәм яхшы дуслар, ә чара кунаклары аларның кунакчыллыгын тулысынча тоя алдылар.
"Сабантуй кунаклары милли хуҗалыкларны карады, көрәш турнирында батырлары өчен җан атты һәм Татарстаннан иҗат коллективлары чыгышларын бәяләде!" - дип язды Миңнеханов.
Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Сабантуй милли традицияләрне саклауда һәм үстерүдә һәм кешеләрне берләштерүдә мөһим роль уйный. Ул шулай ук Пенза өлкәсе җитәкчелегенә бәйрәмне югары дәрәҗәдә оештырганнары өчен рәхмәт белдерде һәм киләсе елда Бөтенроссия авыл Сабантуеның Оренбург өлкәсендә узачагын хәбәр итте.
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев