erid:2VtzquqpS7d
Мисыр курортларына самолетлар оча башлаячак
Яңалыклар

Мисыр курортларына самолетлар оча башлаячак

Россия Тышкы эшләр министрлыгы якын араларда Мисыр курортларына чартер рейсларының яңартылачагы турында белдергән

 

Шушы көннәрдә Россиядән Мисыр курортларына чартер рейсларын яңарту планлаштырыла. Бу хакта журналистларга тышкы эшләр министры урынбасары, Россия Президентының Якын Көнчыгыш һәм Африка илләре буенча махсус вәкиле Михаил Богданов белдергән.

“Барысы да план буенча бара. Тиздән игълан итәчәкләр дип уйлыйм. Асылда барысы да хәл ителгән инде”, – дигән ул, ТАСС хәбәрчесенең рейсларның яңарту-яңартылмавы турында соравына җавап биреп.

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Арча хәбәрләре

Нет комментариев