erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мошенниклар пенсионерларны алдауның яңа ысулын уйлап тапкан

Дәүләт Думасының җир һәм милек мөнәсәбәтләре мәсьәләләре буенча комитет рәисе, депутат Сергей Гаврилов RT басмасына сөйләвенчә, өлкән яшьтәге россиялеләр еш кына телевизион приставкаларны көйлибез дип ышандыручы мошенниклар корбаны була.

Депутат сүзләренчә, аферистлар пенсионерларның артык ышанучанлыгы һәм техник яктан тиешле дәрәҗәдә хәбәрдар булмавыннан куллана. Алдауның схемасы шуннан гыйбарәт: җиһазларны ремонтлау яки көйләү буенча белгечләр кыяфәтендә мошенниклар пенсионерлардан алдан әйтелгәнгә караганда шактый күбрәк акча ала.

Депутат фикеренчә, мондый мошенниклар белән көрәштә юридик катлаулылык – аларның формаль яктан закон буенча эш итүләрендә.

erid: 2VtzqxY7mBH

Мәсәлән, мошенниклар үзмәшгульләр буларак теркәлергә, башкарылган эшләр актларын бирергә һәм хәтта салымнарны да түләргә мөмкин. Бу аларның гамәлләрен мошенниклык буларак квалификацияләүне кыенлаштыра, чөнки закон күзлегеннән ачыктан-ачык алдау очраклары юк. Килешү имзалангач һәм хезмәт инде күрсәтелгәч, полицейскийлар еш кына судка мөрәҗәгать итәргә киңәш итә, бу гаделлеккә ирешү процессын озак һәм чыгымлы итә. 

Чыганак: https://omet-rb.com/articles/inayat-m-za/2025-01-09/moshenniklar-pensionerlarny-aldauny-ya-a-ysulyn-uylap-tapkan-4077622

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев