erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

МХО катнашучыларына эшмәкәрлек башлау өчен социаль контрактлар гадиләштерелде

2026 елның 1 гыйнварыннан «Дәүләт социаль ярдәме турында» Федераль законга кертелгән үзгәрешләр гамәлгә керде.

Яңа кагыйдәләр нигезендә, махсус хәрби операция (МХО) катнашучылары шәхси эшмәкәрлек ачу өчен социаль контракт буенча дәүләт социаль ярдәмен гаиләнең уртача керемен исәпкә алмыйча ала алачак.

ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында аңлатуларынча, әлеге мөмкинлектән МХО катнашучылары бер тапкыр гына файдалана ала. Моның өчен түбәндәге шартлар үтәлергә тиеш:

  • хәрби хезмәттән азат ителү яки контрактның тәмамлануы;
  • билгеләнгән тәртиптә эшсез яки эш эзләүче буларак теркәлү;
  • «Ватанны саклаучылар» фондыннан рекомендация булу.

Әлеге льгота шәхси эшмәкәрлек эшчәнлеген оештыру максатыннан социаль контракт төзегән очракта гына каралган. Ул эш эзләү, шәхси ярдәмче хуҗалык алып бару һәм башка юнәлешләр буенча контрактларга кагылмый.

I яки II төркем инвалидлыгы булган МХО катнашучылары социаль контрактка булган хокукын рәсми рәвештә эшсез яки эш эзләүче дип танылган хатыннарына тапшыра ала. Бу очракта да контракт гаилә керемен исәпкә алмыйча һәм бары тик шәхси эшмәкәрлек ачу өчен генә төзелә.

Ведомствода билгеләп үтелгәнчә, әлеге үзгәрешләр «Гаилә» илкүләм проекты кысаларында МХО катнашучыларына һәм аларның гаиләләренә ярдәм күрсәтүне көчәйтүгә юнәлдерелгән.

Искәртеп узыйк, 2025 елда МХОдан кайткан 28 кеше һәм МХО катнашучыларының гаилә әгъзалары булган 52 граждан социаль контракт төзегән. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев