erid:2VtzquqpS7d
Яңалыклар

Өч студент кызны үтерүченең кем булуын ачыклаганнар

Бер фатирда яшәүче өч студент кызны үтергәннәр

Җирле медицина көллиятенең 18-20 яшьлек студент кызлары пычак яраларыннан үлгән дип фаразлана. Ике кызның гәүдәсе – ут төртеп яндырылган фатирда, өченчесенеке күпфатирлы йорт ишегалдында табылган. Фаразлар буенча, кызларны балта белән чабып үтергәннәр.

Кызлар әлеге фатирда бер ел бергә яшәгәннәр. Фаҗига алдыннан алар һәммәсе дә социаль челтәрләргә кергәннәр.

Ике кыз Баймак районында туган, берсе Күгәрчен районыннан булган. Хәзер әлеге факт буенча тикшерү эшләре бара.

Оренбург өлкәсенең Гай шәһәрендә медицина көллиятенең өч студентын үтерүдә шикләнелүченең шәхесе ачыкланган. Ул 18 яшьлек Әнвәр, дип хәбәр итә Telegram-«112»каналы.

Башлангыч мәгълүматлар буенча, үтерүдә шикләнелүче мәете ишегалдында табылган 17 яшьлек кыз белән очрашып йөргән булган. Егетнең ни өчен яшь кызларны үтерүе һәм аның нинди хәлдә булуы билгеле түгел.

Хәзер студент кызларның үлеме сәбәпләре ачыклана, тикшерү эшләре дәвам итә. Якынча мәгълүматлар буенча, үлгән кызлар бергәләп фатир арендалап яшәгән.

30 сентябрь көнне Яшьләр урамындагы йортта янгын чыга. Аны сүндергәндә ике кызның мәете табыла. Соңрак подъезддан 100 метр ераклыкта өченче корбанның мәетенә тап булалар.


Нет комментариев