erid:2VtzquqpS7d
Өлкәннәр көне уңаеннан пенсионерларга өстәмә түләүләр биреләчәк
Яңалыклар

Өлкәннәр көне уңаеннан пенсионерларга өстәмә түләүләр биреләчәк

Юрист Алексей Гавришев әйтүенчә, пенсионерларга өлкәннәр көне уңаеннан бүләкләр яки өстәмә түләүләр бирелергә мөмкин.

Юрист пенсия яшендәге кешеләргә октябрь аенда каралган өстәмә түләүләр турында сөйләде. Бу хакта «РИА новости» хәбәр итә.

Юрист Алексей Гавришев әйтүенчә, пенсионерларга өлкәннәр көне уңаеннан бүләкләр яки өстәмә түләүләр бирелергә мөмкин.

Беренче октябрьдә Россия Федерациясе Хөкүмәте өлкәннәр көне уңаеннан пенсия түләүләрен арттыра һәм ташламаларны киңәйтә. Өстәмә түләүнең күләме турында «Прайм» агентлыгына адвокат, AVG Legal юридик компаниясе башлыгы Алексей Гавришев сөйләде.

Өстәмә түләүләр региональ дәрәҗәдә үткәрелә. Яшәү урынына карап, пенсионерларга бүләкләр, я пенсиягә өстәмә акча бирелергә мөмкин. 70 яшьтән өлкәнрәк кешеләргә аерым ташламалар да була ала, дип сөйләде юрист.

 

Реклама

«Өлкән кешеләргә төрле суммалар түләнә. Мәсәлән, барысына да 5000 сум, ә 70 яшьтән өлкәнрәк пенсионерларга — 15 000 сум. Азрак күләмдәге — 500 сумлык түләүләр дә бар. Барысы да төбәкнең байлыгына бәйле», — диде Гавришев.

 http://zamansulyshy.ru/news/yanaliklar/olknnr-kne-uaennan-pensionerlarga-stm-tllr-birelchk


Нет комментариев