erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сәясәтче Руслан Айсин: “Татарлар” сүзе сыйфат, элита билгесе булып торды

“Яңа гасыр” телеканалында “Татарлар” программасы “татарлар” аңлатмасының башка халыклар өчен нәрсә аңлатуына багышланган иде.

“Татарлар” сүзе сыйфат, элита билгесе булып торды. Бу турыда “Яңа гасыр” телеканалында “Татарлар” тапшыруында сәясәтче Руслан Айсин сөйләде – ул татарлар тарихына багышланган очрашуда катнашты.

“Кавказ төрки халыклары үзләрен шулай ук татарлар дип атаган, чөнки бу сүз сыйфат, элита билгесе булып торган, “дәүләт” мәгънәсендә кулланылган. Мондый караш безне сәяси яктан да берләштерә иде. Чыннан да, татарлар этногенезы катлаулы. Аларның мәдәни йогынтысы шулкадәр көчле булган ки, хәтта башка халыклар да үзләрен татарлар дип атаган”, – дип сөйләде Руслан Айсин.

Тарихчы, этнолог Дамир Исхаков кытайларның монголларны татарлар дип атауларын әйтеп үтте. “Мондый күренеш татарларның җәмгыятьтә тоткан урыны белән бәйле рәвештә барлыкка килде. Мәсәлән, казахлар һәм үзбәкләр үзләрен татарлар, дип атамаган. Кайсы халыкларга кыпчаклар күбрәк кергән, шуларны татарлар, дип йөрткәннәр. Казахларда Чагатай олысыннан барлыкка килгән төркем булган, шуңа күрә аларны татарлар дип йөртмәгәннәр. Кыпчак компоненты әле ахырга кадәр бәяләнмәгән. Ул һәрвакыт игътибардан читтә калып килә”, – дип саный ул.

Дамир Исхаков сүзләренә караганда, Монголиядә тарихи хезмәтләрдә монгол кабиләләрен татарлар, дип атаган авторлар булган. “Бик аз кеше генә “монгол татарлары” аңлатмасы артында нәрсә ятуы турында уйлана. Башта татар кабиләләре Урта Азия кабиләләре белән бәйле булган. Татарлар аерым урын алып торган. Ул вакытта оешкан Кимак каганаты элитасына татарлар кергән. Җучи олысына татарлар кыпчаклар аша кергән”, – ди тарихчы.

Аның сүзләренчә, монгол татарлары турында сөйләгәндә, Алтын Урда барлыкка килгән вакытта монгол элитасына бик аз кеше керүен онытмаска кирәк, ә төп халыкны кыпчак татарлары тәшкил итә.

“Мин ни өчен әзербайҗаннарны кавказ татарлары дип йөртүләре турында күп уйландым. Җирле сөйләмдә кыпчак сөйләме дә бар, димәк, аларга кыпчалар да кергән”, – дип аңлатты Дамир Исхаков.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Галим карачай-балкар теленең татар теленә якын булуы аның тарихында кыпчак теле ятуы белән аңлатылуын билгеләп үтте. “Алтайдагы татарлар төркемнәре дә шуның белән бәйле. Безнең этногенез бик катлаулы”, – диде ул.

Дамир Исхаков “татарлар” атамасы башка халыкларда да искә алынуын билгеләп үтте. “Әзербайҗан татарлары, каваказ татарлары, тау татарлары бар. Алтай халкын, хакасларны шулай ук татарлар дип атаганнар”, – ди тарихчы.

https://www.tatar-inform.ru/news/tatar_world/19-02-2020/politolog-ruslan-aysin-ponyatie-tatary-bylo-znakom-kachestva-elity-5723583

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев