erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Полицейскийлар Татарстанда фатирда наркопритон оештырган гаиләне тоткарлаган

Ир белән хатын наркотикны кече яшьтәге балалары алдында ясаган.

Әлмәттә 37 яшьлек һәм 40 яшьлек гаилә пары үз фатирларында наркопритон ясаган.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, имин булмаган күршеләре турында бу йортта яшәүчеләр хәбәр иткән. Хокук сакчылары ачыклаганча, гаилә пары психотроп матдәләрне үзләре ясаган, шулай ук үз фатирларын наркотикка бәйле кешеләргә биреп торган.


Ир белән хатын кондитер мәгеннән наркотикны үзләренең кече яшьтәге балалары алдында ясаган, шулай ук психотроп матдәләр белән кунакларын да сыйлаган.

Полицейскийлар бу фатирда берничә кап кондитер мәге, шприц, мамык тампон һәм ацетон шешәсе тапкан. Фатирдагы бөтен кунакларны табиб күрсәтмәсеннән башка наркотик кулланган өчен административ җаваплылыкка тартканнар.


Фатир хуҗаларына карата «Притон оештырган яки наркотик кулланырга фатир биреп торган өчен» маддәсе буенча җинаять эше кузгаттылар. Хәзер алар беркая да китмәү турындагы документка имза куйган.

Полиция хезмәткәрләре наркотик ясау, сату яки куллану урыннары турында Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының ышаныч телефонына (291-20-02) хәбәр итәргә кирәклеге турында искәртә.

 https://tatar-inform.tatar/news/incident/14-04-2021/politseyskiylar-tatarstanda-fatirda-narkopriton-oeshtyrgan-gail-ne-totkarlagan-5819593

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре