Ркаил Зәйдулла Тукай премиясе күләменең 1 миллион сумга кадәр артачагы турында хәбәр итте
Габдулла Тукай исемендәге республика премиясе илебез һәм милли мәдәниятне үстерүгә зур өлеш керткән әдәбият һәм сәнгать әсәрләре өчен бирелә.
Татарстан Язучылар берлеге рәисе, Дәүләт Советы депутаты Ркаил Зәйдулла Тукай премиясе күләменең 1 миллион сумга кадәр артачагы турында хәбәр итте. Бу хакта ул «Ватаным Татарстан» газетасына биргән әңгәмәсе барышында белдерде.
«Мин үз тәкъдимемне Рөстәм Миңнехановка яздым, ул риза булды. Тукай премиясенең күләме быелдан ике тапкырга арта, Аллаһ боерса, ягъни бер миллион сумны тәшкил итәчәк», - дип белдерә ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев