erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Россиядә коммуналь хезмәтләр өчен бердәм түләү документын кертәләрме?

Төзелеш министрлыгы башка ведомстволар белән берлектә Россиядә торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләре өчен бердәм түләү документын кертү мөмкинлеге турында фикер алыша. Анда гомумйорт күрсәткечләре турындагы мәгълумат урын алачак, бу исә гражданнар өчен мәгълүматның үтемлелеген арттырачак.

Узган ел ахырында әлеге хат министрлыклар һәм башка ведомстволарга җибәрелгән. Бердәм түләү документын булдыру өчен торак-коммуналь хуҗалыкларның дәүләти мәгълүмат системасында коммуналь хезмәтләр өчен түләү буенча электрон документларга күчү планлаштырыла.

Яңалык хезмәт күрсәтүнең сыйфатын арттырырга, кәгазь документларга чыгымнарны киметергә, шулай ук гражданнарга нәрсә өчен һәм күпме түләүләрен аңларга ярдәм итәчәк.

«Бердәм түләү документы квитанцияләрне формалаштырган өчен комиссияләр алучы исәп-хисап үзәкләренең бизнес-модельләренә алмашка киләчәк. Шулай ук торак-коммуналь хуҗалыкларның дәүләти мәгълүмат системасы, бердәм оператор буларак бүгенге көндә булган хокук бозуларны бетерәчәк һәм акчалар әйләнешен дәүләт дәрәҗәсендә контрольдә тотарга мөмкинлек бирәчәк», — дип белдерде «Торак һәм шәһәр мохите» иҗтимагый халык фронты тематик мәйданчыгы белгече Павел Склянчук.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Исегезгә төшерәбез, 2022 елның 1 декабреннән Россиядә торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләренә бәяләр артты. Россиялеләр яңа саннар белән түләү документларын гыйнварда алды.

    чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/rossiyada-kommunal-xezmatlar-ocen-berdam-tulau-dokumentyn-kerterga-yenalar-5865636

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев