erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов иҗат коллективлары өчен барлык шартлар тудырылуын әйтте

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Буа драма театрының яңа бинасы ачылу турында фикерен әйтте.

Рөстәм Миңнеханов үзенең Telegram-каналында әйтүенчә, яңа бинада иҗат коллективлары өчен барлык шартлар да тудырылган. Аерым алганда, зал 400гә якын тамашачыны сыйдыра.

«Кечкенә районнарда яшәүчеләргә зур шәһәрләрдәге кебек үк шартлар булсын өчен республикада барысы да эшләнә. Бигрәк тә театр мөһим миссияне үти — мәдәниятне популярлаштыра», — дип ассызыклый Рөстәм Миңнеханов.

«Милли мирасыбызны танытуда, туган телне саклау һәм үстерүдә, киләчәк буыннарны дөрес тәрбияләүдә без сезгә зур өметләр баглыйбыз!» — дип йомгаклаган республика җитәкчесе.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Буада тантаналы рәвештә театрның яңа бинасы ачылдуы хакында элегрәк «Татар-информ» хәбәр иткән иде. Мәдәният йортын театр бинасы итеп үзгәртү «Мәдәният» милли проекты кысаларында 405 млн сумга мөмкин булды.

Россия Президенты Владимир Путин билгеләп үткәнчә, Россиядә гомуми кулланыштагы күп санлы театрлар һәм театр мәктәпләре дәүләтнең өстенлеге һәм казанышы булып тора. «Дөньяның башка теләсә кайсы иле белән чагыштырганда, бездә иң күп күләмдә дәүләт театрлары. Һәм бу — әлбәттә, безнең зур өстенлегебез», — дип белдерде ул Театр елын ачу тантанасында.

Чыганак: Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев