erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сәламәтлек саклау министрлыгында табиб һәм шәфкать туташларының хезмәт хакын әйттеләр

Эшли генә башлаган табиб уртача 75 мең сум ала, ә шәфкать туташының уртача хезмәт хакы — 45 мең сум.

Бу хакта «Татар-информ»да республика башкарма хакимият органнарында коррупциягә каршы чараларны гамәлгә ашыру мәсьәләләренә багышланган матбугат конференциясендә Татарстан сәламәтлек саклау министры Марсель Миңнуллин сөйләде.

«Беренчедән, аларның кайда эшләвен билгеләргә кирәк. Бу клиникамы, поликлиника яки участок звеносымы, югары технологияле стационар, яки шәһәр һәм күп профильле хастаханәләр стационарымы — барысы да шуңа бәйле. Эшли генә башлаган табибның уртача хезмәт хакы – 75 мең сум, шәфкать туташының уртача хезмәт хакы — 45 мең сум чамасы. Бу һәр җирдә шулай дип әйтмим мин – барысы да белгечнең кайда эшләвенә һәм дәвалану учреждениесенең кайда урнашуына бәйле», — дип сөйләде Татарстан сәламәтлек саклау министры.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Чыганак: Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев