Салават Фәтхетдинов улын өйләндерде
Рөстәм Чаллыдагы автоузышлар вакытында сөйгәне Рузиягә тәкъдим ясады. Озак та үтмәде, яшьләр никах укыттылар.
12 август көнне, Казандагы рестораннарның берсендә Рөстәм белән Рузиянең туй мәҗлесе гөрләгән. Бәйрәмнең фото-видеолары белән алып баручылары – «БалМай» төркеме егетләре социаль челтәрләрдә бүлешә.
Видеолардан күренгәнчә, туй зур залда уза, кунаклар да күп. Яшьләрне котларга Филүс Каһиров, Гөлназ Солтанова, Рифат Зарипов, Фирзәр Мортазин, «Ямьле» төркеме, Марат Яруллин, Азат Фазлыев кебек танылган татар эстрадасы артистлары чакырылган.
Яшьләр исә беренче парлы биюләрен әтиләре Салават Фәтхетдинов чыгышына биегән.
Дщвамы ёщм туй видеолары Интертат сайтында
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев