erid:2VtzquqpS7d
Шәхси йортта чыккан янгында йорт хуҗасы үлгән
Яңалыклар

Шәхси йортта чыккан янгында йорт хуҗасы үлгән

Бүген иртән янгын сагының 101 номерына Казанның Отар бистәсендә янгын турында хәбәр килде

«Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, урынга 16нчы янгын сүндерү-коткару часте хезмәткәрләре килгән. Бу вакытта зур булмаган бер катлы шәхси йортның залында әйберләр януы ачыкланган. Янгынны сүндергәндә 53 яшьлек ир-атның мәете табылган, ул йорт хуҗасы булырга мөмкин.

Янгын 16 кв.метр мәйданга зыян китергән. Фаҗига янгын белән сак булмау сәбәпле чыккан, дип фаразлана.


Нет комментариев