erid:2VtzquqpS7d
Тагын өч кеше коронавирустан үлгән
Яңалыклар

Тагын өч кеше коронавирустан үлгән

Пандемия башланганнан алып Татарстанда Covid-19 инфекциясеннән 724 үлем очрагы теркәлгән.

(Казан, 22 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстанда тагын өч кеше коронавирустан үлгән. Алар арасында 1933 елда туган хатын-кыз, 1950 һәм 1957 елларда туган ике ир-ат бар.

«Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә ачыкланган. Вирус идентификацияләнгән», диелгән Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәрендә.

22 сентябрьгә булган мәгълүматлар буенча, пандемия башланганнан алып Татарстанда Covid-19 инфекциясеннән 724 үлем очрагы теркәлгән.

 https://tatar-inform.tatar/news/incident/22-09-2021/tatarstanda-tagyn-ch-keshe-koronavirustan-lg-n-5838763


Нет комментариев