erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тарихчы Дамир Исхаков: «Без татар халкының барлыкка килүдә бердәм булуын аңларга тиеш”

Галим фикеренчә, Казан, Касыйм, Әстерхан, Кырым, Себер татарларының барлыкка килү тарихы уртак, ә ханлыклар исемендәге беренче сүз бары тик башкала исемен генә аңлаткан.

“Яңа гасыр” телеканалында “Татарлар” программасында татар халкының барлыкка килү тарихы һәм язмышы турында тематик цикл эфирга чыга. Бу атнада программада катнашучылар милләтнең этник бүленеше проблемалары турында фикер алышты.

Сәясәтче Руслан Айсин татарларның электән үз дәүләте булуын, ә халкының белемле һәм дини булганын билгеләп үтте. “Бездә милли һәм сәяси аң бар. Хәтта кайбер күпсанлы халыклар арасында да сәяси аң юк. Бу аларның тарихының ярлы булуы турында сөйли”, – диде ул.

Шулай ук Айсин элекке заманда “цивилизация” термины булмавын әйтеп үтте, аны XVIII гасырда французлар уйлап таба. “Башта дәүләтчелек атамасы килеп чыга, аннан соң гына цивилизация”, – дип саный сәясәтче.

“Кайберәүләр: “Без мишәрләр, шунда яшибез”, – ди. Урыслар бит үзләрен Камчатка урыслары дип атамый. Шуны онытмаска кирәк: без бер халык, бердәм халык. Шушы позициядән чыгып уйларга кирәк”, – дип билгеләп үтте Руслан Айсин.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Тарихчы, этнолог Дамир Исхаков татарларның төрле кабиләләрдә торуын әйтеп үтте. “Күп очракта безнең күршеләр – казахлар, нагайлар: “Сезнең кабиләгез юк”, – ди. Алар бездә булган, тик юкка чыккан, шулай да алар үзләреннән соң тирән эз калдырган. Тарих язганда без моны исәпкә алырга тиеш”, – ди Исхаков.

Галим Казан, Касыйм, Әстерхан, Кырым, Себер татарларының тарихы уртак булуын билгеләп үтте, ә халыкларның беренче исеме бары тик башкала атамасын гына аңлаткан. “Аерма бар, тик тел бер. Без шуны аңларга тиеш: безнең халык бердәм. Татар теле – бер тел, аның диалект вариантлары гына бар. Кемдер татарларны табигый булмаган этнос дип атый, ләкин без, зур территорияләрдә яшәсәк тә, бердәмлекне саклап кала алдык”, – ди тарихчы.

 

https://www.tatar-inform.ru/news/tatar_world/19-02-2020/istorik-damir-ishakov-my-dolzhny-ponimat-chto-tatarskiy-narod-edin-v-formirovanii-5723586

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X