"Татар кызы" Халыкара бәйгесендә 14 кыз катнашачак.
"Татар кызы" Халыкара бәйгесенең финалына үтүче кызлар исемлеге билгеле булды. Жюри әгъзалары 27 кыз арасыннан 14 кызны сайлап алдылар.
(Казан, 16 сентябрь, "Татар-информ", Алинә Айдарова). "Татар кызы" Халыкара бәйгесенең финалына үтүче кызлар исемлеге билгеле булды. Жюри әгъзалары 27 кыз арасыннан 14 кызны сайлап алдылар.
"Татар кызы" Халыкара бәйгесенең ярымфиналы 13-15 сентябрьдә Казанда узды. Татарстан башкаласында 6 ил һәм Россиянең 20 төбәгеннән килгән 27 кыз булды.
Ярымфинал кысаларында катнашучылар берничә сынаулар аша үттеләр: интеллектуаль, аш-су пешерү, татар телен, мәдәниятен, тарихын һәм гореф-гадәтләрен белү, изү чигү.
Финалга кадәр 10 көн дәвамында 14 финалист төрле сынауларга әзерләнәчәк, иң яхшы хореография, вокал, сәхнә сөйләме укытучылары белән эшләячәк, экскурсияләргә һәм мәдәни чараларга йөриячәк.
"Татар кызы-2019" халыкара бәйгесе финалы 27 сентябрь 18:00 сәгатьтә Ижевск шәһәрендә узачак. Төп бүләкләр - Златоуст осталары тарафыннан эшләнгән күчә торган таҗ һәм Lada Granta автомобиле.
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/09/16/193660/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев