erid:2VtzquqpS7d
Татарстан юлындагы коточкыч һәлакәттә ике кеше үлгән
Яңалыклар

Татарстан юлындагы коточкыч һәлакәттә ике кеше үлгән

Лаеш районында Шәле белән Саескан тавы арасында коточкыч юл һәлакәте булган. Анда ике чит ил машинасы һәм йөк машинасы бәрелешкән ("Ватаным Татарстан", Казан).

 

Санкт-Петербургтан килүче Mitsubishi Pajero йөк машинасын узарга җыенган. Тик аны узып китә алмаган һәм көпчәк астына эләккән. Аннан соң джипның артына Свердловск өлкәсе номерлары язылган Ford килеп бәрелгән.

Шаһитлар сүзләре буенча, джипны йөртүче һәм аның пассажиры шунда ук һәлак булган. Тагын ике кеше зыян күргән, әмма хастаханәгә барудан баш тарткан.

 


Арча хәбәрләре

Нет комментариев