Татарстанда бала туганда бер тапкыр бирелә торган түләү күләме артачак
2026 елның 1 февраленнән бала туганда яки уллыкка алганда бирелә торган бер тапкыр дәүләт ярдәме 5,6 процентка индексацияләнәчәк. Нәтиҗәдә, Татарстанда яшәүче гаиләләр бала туганда якынча 28,5 мең сум күләмендә түләү алачак.
Бала туу яки уллыкка алу уңаеннан билгеләнә торган бер тапкыр бирелә торган пособие барлык гаиләләргә дә каралган. Аны алу өчен керем дәрәҗәсе, гаиләдәге балалар саны яки әти-әнинең социаль статусы әһәмияткә ия түгел. Рәсми рәвештә эшләүчеләр дә, эшсезләр, үзмәшгуль гражданнар һәм шәхси эшмәкәрләр дә әлеге ярдәмнән файдалана ала.
2026 елның 1 февраленнән әлеге түләү 5,6 процентка индексацияләнәчәк. Индексация нәтиҗәсендә пособие күләме якынча 1,5 мең сумга артып, 28,5 мең сумга җитәчәк. Әгәр берьюлы ике яки аннан да күбрәк бала туса, түләү һәр сабый өчен аерым билгеләнә.
Бер тапкыр ярдәмне биологик әти-әниләр генә түгел, ә аларны алыштыручы затлар – уллыкка алучылар, опекуннар һәм тәрбиягә алучы әти-әниләр дә алырга хокуклы. Кайбер очракларда уллыкка алучылар өчен түләү күләме арттырылган. Әйтик, инвалид баланы, сигез яшьтән өлкән баланы яки берьюлы бертуган берничә баланы уллыкка алганда, 2026 елның 1 февраленнән пособие суммасы 217 мең сум тәшкил итәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев