erid:2VtzquqpS7d
Яңалыклар

Татарстанда Дәүләт Думасына сайлаулар: республикадан 120 кандидат тәкъдим ителде

Татарстанда Россия Дәүләт Думасы депутатларын сайлауга әзерлек дәвам итә. Республика буенча барлыгы 120 кандидат тәкъдим ителгән. Аларның 80е — федераль партия исемлекләре буенча, тагын 40ы — бер мандатлы сайлау округларыннан.

 

Россия Дәүләт Думасы депутатларын сайлауда катнашу өчен 11 сәяси партия документларын тапшырды. Шуларның ун партиясе тәкъдим иткән документларны Россия Үзәк сайлау комиссиясе раслады.

Татарстан Республикасы буенча федераль партия исемлекләренә 80 кандидат, ә бер мандатлы сайлау округлары буенча 40 кандидат тәкъдим ителде. Бу хакта Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе хәбәр итә.

Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев сүзләренә караганда, республикада сәяси көндәшлек югары дәрәҗәдә саклана. «Кандидатлар саны сәяси активлыкның югары булуын күрсәтә, сайлау кампаниясе билгеләнгән тәртиптә дәвам итә», — дип билгеләп үтте ул.

Шул ук вакытта республикада төбәк һәм муниципаль дәрәҗәдәге сайлауларга әзерлек эшләре дә бара. Сайлау комиссияләре оештыру чараларын дәвам итә, документлар кабул итү һәм сайлау кампаниясенең башка этаплары гамәлдәге закон нигезендә үткәрелә.

Чыганак:Татар-информ

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең МАКС каналыннан  да белә аласыз

 


Арча хәбәрләре

Нет комментариев