erid:2VtzquqpS7d
Татарстанда февраль аеның ничек киләчәген әйткәннәр
Яңалыклар

Татарстанда февраль аеның ничек киләчәген әйткәннәр

Кышның соңгы ае гыйнвар кебек үк суык булачак.

Россия Гидрометеоүзәгенең лаборатория мөдире Людмила Паршина Татарстанда февраль аенда суык булачагын фаразлаган. Белгеч “Российская газета” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә белдергәнчә, кышның соңгы аенда илнең үзәк өлешендә һава температурасы көндез -2-7, төнлә -8-13 градус чамасы булачак.

Идел буе төбәгендә термометрның терекөмеш баганасы көндез -5-10 градус, төнге сәгатьләрдә -10-15, урыны белән -25градуска кадәр градус төшәргә мөмкин.

Синоптик билгеләп үткәнчә, Мәскәүдә, Түбән Новгород, Казан, Әстерхан шәһәрләрендә февраль аенда суыклар көтелә. Уралда, Омск, Төмән өлкәләренең көньягында, Хабаровск крае, Сахалин һәм Пирморьеда да  да нормадан суыграк булачак, дип билгеләп үткән Паршина.

Чыганак: https://vatantat.ru/2023/01/102212/


Нет комментариев