erid:2VtzquqpS7d
Татарстанда янгында бер ир белән хатын янып үлгән
Яңалыклар

Татарстанда янгында бер ир белән хатын янып үлгән

Бүген иртән Лениногорскиның Лермонтов урамындагы ике катлы күпфатирлы йортта янгын чыккан. Янгын турындагы хәбәр 112 номерына 4.28 сәгатьтә килеп ирешкән. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

 

Ике бүлмәле фатирның икенче катында әйберләр һәм җиһазлар януын ачыклаган. Янгын сүндергәннән соң анда ир-ат һәм хатын-кыз мәете табылган. Аларның шәхесләре ачыклана.

https://vatantat.ru/2022/12/99749/


Арча хәбәрләре

Нет комментариев