erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда юл эшләренә 250 млрд сум тотарга җыеналар

Татарстанда быел юл эшләренә, зур проектларны гамәлгә ашыруны исәпкә алып, 250 млрд сум тоту планлаштырыла.

Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстан транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов хәбәр итте.

«Быел юл эшләре узган елга караганда киеренке булачак. 2022 елда эшләр 209 млрд сумга башкарылган. Быел бу күрсәткечне киметмәү, 250 млрд сум акчаны үзләштерү бурычы тора», - диде транспорт һәм юл хуҗалыгы министры.

Быел Татарстанның юл эшләре программасына 67,6 млрд сумнан артык акча каралган, шул исәптән федераль бюджеттан 14 млрд сумнан артык, республика бюджетыннан 53 млрд сумнан артык, диде спикер.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Бакчачылык ширкәтләренә һәм дача берләшмәләренә, биш балалар савыктыру лагерына 16 килү юлын ремонтлау  һәм фермер хуҗалыкларына 16 килү юлы салу планлаштырыла.

«Быел ремонтка һәм реконструкциягә 7 млрд сум акча каралган. Бу бик мөһим күрсәткеч», - диде Хәнифов.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/tatarstanda-yul-eslarena-250-mlrd-sum-totarga-yenalar-5870169

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев