erid:2VtzquqpS7d
Яңалыклар

Татарстанда өченче көн рәттән коронавирус инфекциясен йоктыручылар кими

Стопкоронавирус.рф порталы мәгълүматларыннан күренгәнчә, соңгы тәүлектә Татарстанда 78 кеше коронавирус инфекциясен йоктырган

5 февральдән башлап бер тәүлек эчендә әлеге инфекцияне эләктергән пациентлар саны кимүгә таба бара.

56 пациент хастаханәгә озатылган, 52 кеше терелгән.

Пандемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 195 855 очрагы теркәлгән.

Чыганак:http://https://tatar-inform.tatar/news/tatarstanda-ocence-kon-rattan-koronavirus-infekciyasen-ioktyrucylar-kimi-5866745

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Нет комментариев