erid:2VtzquqpS7d
Яңалыклар

Татарстанда пенсиянең уртача күләме күпме булган?

Республикада картлык буенча иминият пенсияләре күләме 2 989 сумга артты.

Татарстанда пенсиянең уртача күләме – 19 401 сум. 

Республикада картлык буенча иминият пенсияләре күләме 2 989 сумга артты. Узган елның гыйнварыннан 840 мең эшләмәүче пенсионерның иминият пенсияләре 8,6 процентка индексацияләнгән, 2022 елның апрелендә социаль пенсияләр шул ук дәрәҗәдә индексацияләнгән.

Моннан тыш, 2023 ел башыннан Пенсия фонды иминият пенсияләрен 4,8 процентка индексацияләде.

Чыганак: http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/tatarstanda-pensiyane-urtacha-klme-19-401-sum


Нет комментариев