Татарстанда спорт мәктәбе директоры бала үлемендә гаепләнә
Татарстанда тикшерү ачыклаганча, 2024 елда Яңа Чишмә спорт мәктәбе директоры бассейнны коткару җиһазлары белән тәэмин итмәгән һәм килүчеләрнең иминлеге өчен җаваплы инструктор эшен оештырмаган.
Бу ваемсызлык аркасында 30 майда бассейнда 10 яшьлек малай батып үлгән. Фаҗига бассейнда бер генә хезмәткәр дә булмаган вакытта килеп чыккан, дип хәбәр итә РФ Тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсе. Директорга карата куркынычсызлык таләпләренә җавап бирми торган хезмәт күрсәтү маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Фаҗиганең барлык шартларын ачыклауга юнәлдерелгән тикшерү эшләре алып барыла, дип яза Шәһри Чаллы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев