erid:2VtzquqpS7d
Яңалыклар

Татарстанда төнлә 19 градуска кадәр суыта

2 февральдә, Татарстанда температура фонының түбәнәюе көтелә. Бу хакта республиканың Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Республика күк йөзе аязучан болытлы кала. Явым-төшем ихтималы аз. Көньяктан һәм көньяк-көнчыгыштан талгын җил фаразлана. Синоптиклар билгеләп үткәнчә, юлларда бозлавык саклана.

Тәүлекнең караңгы вакытында Татарстан буенча һава температурасы -8..-13 градус, аязган вакытларда -14..-19 градус салкын булачак (башкалада -9..-11 градус, аязганда -14 градуска кадәр). Көндез һава -3..-8 градуска кадәр җылыначак (Казанда -5.. -7 градус).

«Татар-информ» атна уртасына республикада сизелерлек суытачагын хәбәр иткән иде. Шул ук вакытта, февраль ае, метеорологлар мәгълүматлары буенча, климат нормасына якын булачак.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/tatarstanda-tonla-19-graduska-kadar-suyta-5866454


Нет комментариев