Татарстанда хайваннар приютлары өчен яңа кагыйдәләр расланды
2026 елның 1 сентябреннән зооприютлар эшчәнлеге яңача тәртипкә салыначак
Татарстан Республикасында йортсыз хайваннар өчен вакытлыча тоту пунктлары эшчәнлеген оештыру тәртибе яңартылды. Карарны республика Премьер-министры Алексей Песошин имзалады. Яңа кагыйдәләр 2026 елның 1 сентябреннән үз көченә керәчәк.
Документ нигезендә, приютларда хайваннарны тоту вакыты 20 календарь көн белән чикләнә. Һәр пунктта ветеринар белгеч булуы мәҗбүри, яки ветеринар клиника белән килешү төзелергә тиеш.
Яңа таләпләр буенча, приютлар торак йортлардан кимендә 150 метр ераклыкта урнашырга тиеш. Территория 2 метрдан ким булмаган койма белән әйләндереп алына. Шулай ук приютта өч зона карала: административ, хайваннарны тоту һәм калдыклар саклау өлешләре.
Хайваннарны кабул иткәннән соң 24 сәгать эчендә аларны теркәү, тикшерү һәм идентификацияләү үткәрелә. Барлык хайваннар да кимендә 10 көнлек карантин узарга һәм аннан соң вакцинацияләнергә тиеш.
«Хайваннарны карау һәм тоту шартлары билгеләнгән таләпләргә туры килергә тиеш», — дип әйтелә рәсми документта.
Кагыйдәләр хайваннарны аерым тотуны да күздә тота. Төрле төр хайваннар бергә урнаштырылмый, стерилизацияләнмәгәннәре аерым тотыла. Һәр хайванга аерым савыт-саба карала, чиста суга ирекле керү мөмкинлеге булырга тиеш.
Сәламәт хайваннарны көненә кимендә ике тапкыр йөртү таләп ителә. Бер йөреш вакыты 20 минуттан ким булмаска тиеш. Йөртү мәйданы 30 квадрат метрдан кечкенә булмый.
Яңа кагыйдәләр буенча, хайваннарны үтерү тыела, законда каралган очраклардан тыш. Әлеге тәртип 2032 елның 1 сентябренә кадәр гамәлдә булачак.
Чыганак: Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев