erid:2VtzquqpS7d
Татарстанда юл һәлакәтендә өч кеше зыян күргән
Яңалыклар

Татарстанда юл һәлакәтендә өч кеше зыян күргән

6 гыйнварда Зәй районында Чаллы – Әлмәт трассасында «Нива» һәм » Geely» җиңел машинасы катнашында юл-транспорт һәлакәте булган.

 

Фаҗига шаһитләре әйтүенчә, машиналар маңгайга бәрелгән. «Ике шофер да кысылып калган иде. Аларны чыгару өчен коткаручылар чакыртырга туры килде.  Барысын да хастаханәгә алып киттеләр», — ди һәлакәт шаһитлары. Юл һәлакәтендә өч кеше зыян күргән.

 

 

 

 

 

 

 


Арча хәбәрләре

Нет комментариев