Татарстанга секундына 23 метр тизлектә көчле җил, яшен һәм боз якынлаша
Бүген кич һәм иртәгә – 18 июльдә көндез Татарстанда яшен һәм көчле җил көтелә.
Гидрометеоүзәк мәгълүматларына караганда, бүген кичке алтыдан иртәгә кичке алтыга кадәр республикада һәм Казанда секундына 3 метрга кадәр тизлектә көчле җил булачак. Көндез кайбер районнарда боз яварга мөмкин. Исегезгә төшерәбез: бу атнада Татарстан урманнарында гадәттән тыш зур дәрәҗәдә янгын куркынычы турында кисәтүне озайттылар. Биредә сүз иң югары дәрәҗәдәге – 5 класслы кисәтү турында бара. Кисәтү 16-22 июльгә кадәр гамәлдә булачак.
Чыганак: https://vatantat.ru/2024/07/147407/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев