erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанның алты балалар бакчасы ата-аналарга бушлай консультация үзәкләре оештырган

2019 елда Татарстанның алты балалар бакчасы «Балалы гаиләләргә ярдәм итү» федераль проектында җиңгән. Бу проект «Мәгариф» илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.

Җиңүчеләр арасында — Казанның Яңа Савин районындагы 151нче, Мәскәү районындагы 403нче балалар бакчалары, «Егоза» белем бирү үзәге һәм Чаллы шәһәренең 95нче «Балкыш», 12нче «Гусельки» һәм 105нче «Дюймовочка» балалар бакчалары бар. Аларда ата-аналар өчен балаларга тәрбия һәм белем бирү мәсьәләләре буенча консультация үзәкләре ачылды. Шулай ук әлеге үзәкләрнең белгечләре күчмә консультацияләр дә оештыра — ерак торак пунктларда яшәүче ата-аналар белән очрашулар үткәрә.

2019 елда 18 яшькәчә балалары булган ата-аналарга барлыгы 120 200 консультация уздырылган. Бу эш 2020 елда да дәвам итә. Консультация үзәкләренең эшчәнлеге турында тулырак мәгълүматны балалар бакчаларының сайтларыннан карап белеп була.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Әлеге проектка федераль бюджеттан 21,2 миллион сумнан артык субсидия бүленгән, Татарстан бюджетыннан — 4,9 миллион сум һәм 3,8 миллион сум күләмендә оешмаларның бюджеттан тыш чаралары да җәлеп ителгән.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X