Татарстанның инновацион мөмкинлекләре бер мәйданда тәкъдим ителде
Казан халкы һәм шәһәр кунаклары өчен «Татарстанда эшләнгән» күргәзмәсе үз ишекләрен ачты.
Казан халкы һәм шәһәр кунаклары өчен «Татарстанда эшләнгән» күргәзмәсе үз ишекләрен ачты.
Россия – АСЕАН саммиты кысаларында оештырылган әлеге экспозициядә республиканың фәнни, сәнәгать һәм технология өлкәләрендәге казанышлары тәкъдим ителә.
Башта халыкара форумда катнашучылар өчен генә эшләгән күргәзмә хәзер киң җәмәгатьчелеккә дә ачык. Экспозициядә Татарстанның дистәләрчә предприятиесе, фәнни оешмасы һәм эшләнмәләр авторлары катнаша, дип хәбәр итә "Татар-информ".
Күргәзмә мәйданчыгында сәнәгать, медицина, мәгълүмати технологияләр, авыл хуҗалыгы һәм экология юнәлешләрендәге проектлар урын алган. Алар арасында җитештерү тармагында кулланыла торган Innospector пилотсыз инспекция системасы, «СОНОРУС» медицина комплекслары, йөрәк эшчәнлеген ерактан күзәтергә мөмкинлек бирүче кардиосәгатьләр, шулай ук заманча хирургия җиһазлары тәкъдим ителә.
Кунаклар шулай ук Суднолар төзү корпорациясе «Ак Барс» тарафыннан җитештерелгән водород ягулыгында йөрүче экскурсия судносы белән таныша ала. Моннан тыш, күргәзмәдә су чистарту өчен эшләнгән «СОНОплазмаВ-1000» экологик җайланмасы, 110 киловольт көчәнешкә исәпләнгән кабель муфтасы һәм «ПОЗиС» акционерлык җәмгыяте белгечләре уйлап тапкан сыр өлгертү җиһазлары да урын алган.
Татарстан яшьләр эшләре министры Азат Кадыров күргәзмәнең төрле тармакларны берләштерүен билгеләп үткән.
– Биредә медицинадан башлап яшьләр проектларына кадәр төрле юнәлешләр тәкъдим ителә. Татарстанда булдырылган һәм бүген үк гамәлдә кулланылыш тапкан уникаль эшләнмәләр шактый, – дигән ул.
Министр сүзләренә караганда, күп кенә проектларның авторлары арасында яшь белгечләр дә бар. Күргәзмәне оештыру, дизайн эшләре һәм чит ил делегацияләрен озату кебек җаваплы бурычларны башкаруда да яшьләр актив катнашкан.
«Татарстанда эшләнгән» күргәзмәсе республиканың фәнни-технологик мөмкинлекләрен күрсәтү белән беррәттән, яшь буынның иҗади һәм һөнәри потенциалын да ачык чагылдыра. Эчке экспозиция бүген эшләвен дәвам итә, ә ачык һавадагы күргәзмә өлеше шимбә һәм якшәмбе көннәрендә дә кунаклар кабул итәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев