Татарстанның танылган журналисты вафат булган
Чаллыда танылган журналист Венера Мусина вафат булган.
Бүген иртән Чаллыда РФ Журналистлар берлеге әгъзасы Венера Мусинаның йөрәге тибүдән туктаган. 10 февральдә аңа 62 яшь тулган булыр иде. Бу хакта «Челнинские известия» газетасы яза.
Венера Мусина Чаллыга Казан дәүләт университетының журналистика факультетын тәмамлаганнан соң килгән һәм озак еллар КАМАЗ радиосында эшләгән. Аннары шәхси бизнес белән шөгыльләнгән, әмма иҗаттан аерылмаган – ул берничә китап авторы.
Мәрхүмә белән хушлашу көне һәм кайда җирләнәчәге әле билгеле түгел, дип яза "Татар Информ".
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев