erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Әтисе кергәндә, мәетнең башын кисеп ята иде». Нефтекамада бер ир-ат энесен үтергән

31 һәм 33 яшьлек абыйлы-энеле туганнар ачуланышкач, фаҗига килеп чыккан (" Интертат ", Казан).


Башкортстанның Нефтекама шәһәрендә яшәүче 33 яшьлек ир-ат 31 яшьлек энесен үтереп, мәетен тураклаган. Бу турыда Россия Тикшерү комитетының Башкортстан буенча Тикшерү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

Нефтекама районара тикшерү бүлеге туплаган дәлилләрне суд җитәрлек дип тапкан һәм 33 яшьлек ир-атны "Үтерү" маддәсе буенча гаепле дип карар чыгарган.

Тикшерү ачыклаганча, 2020 елның 10 ноябрендә кич белән абыйлы-энеле ике туган талаша. Шул вакытта 33 яшьлек ир-ат энесенә пычак белән кадый. Энесе шунда ук үлә.

Абый кеше җинаять эзләрен яшерү өчен, мәетне туракларга була. Ул энесенең башын гәүдәсеннән аерырга маташкан чакта, өйгә әти кеше килеп керә.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Әти кеше хокук саклаучыларны чакыра. Бу вакытта җинаятьче качып өлгерә. Тик полиция хезмәткәрләре аны тиз арада тоткарлый. Ул узып баручы машиналарга утырып, качып китмәкче булган.

33 яшьлек ир-ат судта гаебен танымый.

Суд карары буенча, аны 11 елга каты режимлы колониягә хөкем итәләр, диелә хәбәрдә.

https://intertat.ru/news/story_/06-09-2021/s-d-da-ie-t-rkiyad-mersedes-filialy-it-kchese-tn-egete-hm-tv-li-m-g-r-5834059

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре