erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

ТР Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе ясалма фәһем ярдәмендә «геройны кочаклау» өчен инструкция урнаштырды

ТР Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова Телеграм-каналында ясалма фәһем технологияләрен кулланып үзенең һәм Бөек Ватан сугышында катнашкан туганының сурәте белән уникаль видео ясарга теләүчеләр өчен инструкция урнаштырды.

Галимова #ГеройныКочакла акциясенең мөһимлеген ассызыклады һәм туганнарын искә алырга теләүчеләргә инициативага кушылырга тәкъдим итте. Видео туганыңны «кочакларга» һәм тыныч киләчәк өчен көрәшкән кешеләр белән элемтәне тоярга мөмкинлек бирәчәк.

Видеода китерелгән инструкция ярдәмендә, ясалма фәһем кулланып, видео ясарга һәм акциягә кушылырга була.

Быел Россиядә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы билгеләп үтелә. Шулай ук РФ Президенты Владимир Путин карары нигезендә 2025 ел Ватанны саклаучылар елы дип игълан ителде. Күптән түгел Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов сугыш ветераннарына бүләкләр тапшырды. Ул билгеләп үткәнчә, Россиянең бүгенге торышында аларның һәркайсының зур өлеше бар

Чыганак:Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев