Түбән Камада трамвай инфраструктурасын яңарту буенча биш еллык программа әзерләнә
Түбән Камада трамвай хуҗалыгын яңарту эшләре башлана. Киләсе биш елга исәпләнгән программа кысаларында шәһәрдә тимер юллар, тарту подстанцияләре һәм трамвай вагоннары яңартылачак.
Түбән Камада трамвай инфраструктурасын яңарту буенча биш еллык программа эшләнә. Бу хакта Түбән Кама районы башлыгы Радмир Беляев хәбәр итте.
Әлеге программа Татарстан Рәисе кушуы буенча әзерләнә. Хәзерге вакытта белгечләр трамвай юлларын һәм тарту подстанцияләрен яңарту буенча тәкъдимнәр әзерли. Алар якын арада Татарстан Республикасының Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгына тәкъдим ителәчәк.
«Шәһәрнең трамвай инфраструктурасын этаплап яңарту җәмәгать транспортының ышанычлылыгын һәм хәвефсезлеген арттырырга мөмкинлек бирәчәк», — дип билгеләп үтте Радмир Беляев.
Шул ук вакытта шәһәрдә ун трамвай вагонын модернизацияләү дә дәвам итә. Ремонт һәм яңарту эшләрен 2026 ел ахырына – 2027 ел башына кадәр тәмамлау планлаштырыла.
Трамвай юлларын, энергетика объектларын һәм хәрәкәт составын яңарту шәһәр халкы өчен җәмәгать транспорты хезмәтенең сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев