erid:2VtzquqpS7d
Укучыларны өстәмә каникулларга җибәрәләр
Яңалыклар

Укучыларны өстәмә каникулларга җибәрәләр

Коронавируска бәйле вәзгыять катлаулана.

Коронавируска бәйле вәзгыять катлаулану сәбәпле, төбәкләрдә укучыларны өстәмә каникулларга һәм дистанцион укуларга  җибәрә башлаганнар. 
Мисалга, Орлов өлкәсендә беренче сыйныф укучыларының 14 февральдән 20 сенә кадәр өстәмә каникуллары булачак. 
Пермь краенда грипп һәм ОРВИ белән авыручылар саны ике тапкырга арту сәбәпле, укучылар дистанцион укуга күчкән. 
Санкт-Петербургта да 7-11 сыйныф укучылары өчен дистанцион укуларны 13 февральдән соң да дәвам итәргә планлаштыралар, дип яза ТАСС.

Шәһри Казан

 


Нет комментариев