erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Укытучылар өчен шәп яңалык!

Быелдан «Россиянең ел укытучысы» бәйгесе җиңүчеләре 1 миллион сум күләмендә приз ала башлаячак, призерларга 500 мең сум түләячәкләр.

РФ Премьер-министры Михаил Мишустин урынбасарлары белән оператив киңәшмәдә шулай дип белдерде. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.

«Мәгариф министрлыгы үткәрә торган башка шундый ярышларда җиңгән катнашучыларны да 200 мең сум күләмендә акчалата бүләк көтә», - диде Россия Хөкүмәте башлыгы.

Ул кабул ителгән карарның педагогларга ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелүен искәртте. «Бу иң талантлы һәм иҗади эшләүче педагогларга булышырга, әлеге һөнәргә тагын да күбрәк сәләтле яшьләрне җәлеп итәргә мөмкинлек бирәчәк», - дип өстәде Мишустин.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

РФ Президенты Владимир Путин күрсәтмәсе белән 2023 ел Россиядә Укытучы һәм остаз елы дип игълан ителде.

Чыганак: http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/ukytuchylar-chen-shp-yaalyk

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев