erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ун тапкыр үлемнән калган...

Арча районы башлыгы Илшат Нуриев 15 сентябрьдә Иске Кырлай авылында яшәүче Әнвәр Камаловны 95 яшьлек юбилее белән котлады.

Арча районы башлыгы Илшат Нуриев 15 сентябрьдә Иске Кырлай авылында яшәүче Әнвәр Камаловны 95 яшьлек юбилее белән котлады. Аңа Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның һәм үзенең Рәхмәт хатларын, бүләкләр тапшырды.

Әнвәр ага 15 яшеннән Иске Кырлайда ферма мөдире булып эшли башлый. 1942 елда аны фронтка алалар.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Мине Аллаһы Тәгалә ун тапкыр үлемнән алып калды, – дип сөйли ветеран. – Бервакыт дошман самолетлары өерләре белән килеп бомбага тоттылар, мин балчык астында калганмын. Сугыштан кайткач тракторда эшләдем, төнлә барган килеш йоклап киткәнмен, берзаман башыма сукканга уянып китеп тормозга бастым, трактор яр читендә эленеп тора...

Әнвәр абый 1960 елдан 1984 елга кадәр җитәкче урыннарда эшли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X