Эльвираның кияүгә чыгып, Һиндстанга китүенә унике ел. Әти-әнисенең каршы булуы, чит милләт, чит тел, башка менталитет һәм безгә ят булган тормыш шартлары да куркытмаган аны.
-Мин Казан шәһәрендә туып-үстем, әти-әнием Апас районында яши, – ди Эльвира. - Әтием Фәрит татар милләтеннән. Ул бүгенге көндә мөгезле эре терлекләр асрый, үзенең ит сату нокталары бар. Әнием Вера рус милләтеннән, үзенең азык-төлек кибетендә хезмәт куя. Икесе дә бик тырыш, лаеклы ялда булсалар да тик утыра белмиләр. Җәй көне бакча тутырып җиләк-җимеш, яшелчә үстерәләр, - ди Эльвира.
«Ирем белән аралашу өчен сүзлек тотып йөрдем»
2007 елда булачак тормыш иптәше Пуру белән Казанда таныша ул.
Танышканда без икебез дә студентлар идек. Мин педагогика университетының дүртенче курсында, ә Пуру медицина университетының икенче курсында белем ала иде. Ул вакытта иптәш кызым Бангладештан бер егет белән очрашып йөрде. Минем дә башка милләт кешесе белән аралашасым, чит телләр өйрәнәсем килде. Бу хакта иптәш кызыма әйттем һәм ул минем телефон номеремны Пурушоттамга биргән. Ирем бик оялчан егет булып чыкты, шуңа күрә беренче смс хәбәрне ул түгел, аның исеменнән дусты язды. Нәкъ менә аның ярдәмендә без таныштык, аралашып киттек, - дип искә ала Эльвира.
Яшьләр бер ай дәвамында телефоннан гына аралаша. Соңрак Пуру аны очрашуга чакыра, беренче тапкыр очрашкан көнне Эльвира елмаеп искә ала.
Нет комментариев